Александров Симон Александр улы

1955–1959 еллар – ТАССР социаль тәэмин итү министры

Александров Симон Александр улы 1904 елның 8 апрелендә ТАССРның Дөбъяз районы Алат авылында, крестьян гаиләсендә туа. 1941 елда Казан укытучылар институтының тарих факультетында тулы булмаган югары белем ала. 1925 елдан Бөтенсоюз коммунистлар партиясе (большевиклар) әгъзасы.

Хезмәт эшчәнлеген 1918 елда Казан шәһәрендә, шәхси затларда төрле эшче булып башлый. 1919-1920 елларда Казан өязенең Алат авылы волость башкарма комитетында техник хезмәткәр булып эшли. 1927 елга кадәр, Кызыл армиядә хезмәт иткәнче, Казан өязенең Кощаково волость башкарма комитеты секретаре булып эшли (1920-1924 еллар), Арча кантонының Питрәч волость башкарма комитеты әгъзасы һәм рәисе була (1925-1927 еллар).

1932 елдан бирле җитәкче партия эшендә эшли – Кукмара бистәсендә Советлар Союзы Коммунистик партиясенең район комитеты партия кабинеты мөдире (1932-1935 еллар), ССКП Кукмара район комитеты мәдәни-пропаганда бүлеге мөдире, ССКП Татар өлкә комитеты инструкторы, сектор һәм бүлек мөдире, ССКП Арча район комитеты секретаре һәм 1952 елның июленнән алып 1955 елга кадәр ССКП Бауман район комитеты секретаре булып.

Хөкүмәт төзелгәндә ТАССР Югары Советының 1 нче сессиясендә (4 чакырылыш) 1955 елның 1 апрелендә ТАССРның социаль тәэмин итү министры буларак ТАССР Хөкүмәте составына керә. 1950 елда Хезмәт Кызыл Байрагы ордены белән бүләкләнә.

Соңгы яңарту: 2021 елның 13 апреле, 16:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International