Әитов Абдрахман Садыйк улы

1928–1930 еллар – ТАССРның социаль тәэмин итү халык комиссары

Әитов Абдрахман Садыйк улы 1885 елда туган, белеме түбән, крестьяннардан. Төп һөнәре – крестьян. Белгечлеге – мөгалим.

1902-1918 елларда Абдрахман Садыйк улы Әитов Сарман районы авыл мәктәпләрендә укытучы булып эшли.

Революция башланганнан бирле крестьян комитетлары әгъзасы була. Революциядән соң – Минзәлә шәһәрендә волость революцион комитеты әгъзасы.

1919-1921 елларда сәяси белем бирү инспекторы, аннары Чаллы кантоны башкарма комитеты әгъзасы була.

1925 елга – Татар республикасының Үзәк крестьян йорты мөдире.

1928 елның 15 октябреннән социаль тәэмин итү халык комиссары вазыйфасына керә. 1928-1930 елларда Абдрахман Садыйк улы ТАССРның социаль тәэмин итү халык комиссары булып хезмәт итә.

 

Соңгы яңарту: 2021 елның 12 апреле, 15:06

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International