Түбән Камада урнашкан “Веста” гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм җирле үзәге хезмәткәрләре катнашында профсоюз җыелышы узган. Биредә дәүләт учреждениеләре хезмәткәрләренең Түбән Кама җирле оешмасы рәисе Т.Ермолаева һәм социаль яклау идарәсе башлыгы Г.Ямалеева катнашкан. Җыелышта “Веста” үзәге профкомы рәисе профсоюз эшчәнлеге турында сөйләп киткән. 2013 нче елда учреждениенең “Производство өлкәсенә карамаган оешмаларда кадрлар потенциалын үстерү өчен” номинациясе буенча “Россиянең югары социаль нәтиҗәгә ия оешмасы” конкурсында 2 нче урын алганлыгын да искә төшереп узганнар.
Җыелышка йомгак ясап, учреждениенең профсоюз эшчәнлеген канәгатьләнерлек дип бәяләгәннәр һәм киләчәккә планнар билгеләгәннәр.