Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгының Беренчел профсоюз оешмасы

Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгында Беренчел профсоюз оешмасы булдырылды.

Профсоюз әгъзасы буларак Уставны таныган һәм членлык взносларын түләгән Министрлыкның һәр хезмәткәре булырга мөмкин. Профсоюзга кабул итү тәртибе дәүләт, муниципаль хезмәткәренең шәхси язмача гаризасы буенча үткәрелә.

Профсоюзга кабул ителгәнгә профсоюз билеты бирелә, исәп карточкасы тутырыла һәм кабул итү көненнән алып профсоюз стажы исәпләнә башлый.

Профсоюзга кабул ителгән үзенең социаль-хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен яклау буенча Профсоюзга вәкаләтләрен делегировать итә.

–түләүсез консультация, юридик ярдәм алу, социаль-хезмәт хокукларын һәм мәнфәгатьләрен иҗтимагый яклау хезмәте алу өчен теләсә кайсы профсоюз органына мөрәҗәгать итәргә;

–профсоюз эшчәнлегендә, тикшерүдә һәм карарлар кабул иткәндә катнашырга;

–профсоюз оешмасының эше һәм сайланулы органнар турында мәгълүмат алырга;

–профсоюз органнарына сайланган булырга һәм сайларга;

–профсоюз җыелышларында, шулай ук аның органнары утырышларында катнашырга;

–профсоюз акчаларыннан бүленеп бирелгән матди ярдәм, кызыксындыргыч түләү һәм башка ташламалар алырга, профсоюз фондлары белән файдаланырга;

–Ирекле рәвештә Профсоюздан шәхси язмача гариза язып чыгу.

Министрлыкның Профсоюз әгъзас түбәндәгеләрне үтәргә тиеш:

–Профсоюз Уставын үтәргә, профсоюз органнары һәм оешмаларының карар һәм йөкләмәләрен үтәргә;

–Профсоюз эшчәнлеген куәтләргә һәм аның максатларын гамәлгә ашыруда катнашырга;

–Профсоюз оештырган күмәк гамәлләрдә булышырга;

–Профсоюз оешмасы һәм Профсоюзның абруен ныгытуда катнашырга, Профсоюзга зыян китерүче гамәлләргә юл куймаска;

–Профсоюз җыелышларында (конференцияләрдә) шәхсән катнашырга;

–Профсоюз катнашында кабул ителгән күмәк һәм тармак килешүләрдә каралган вазыйфаларны башкарырга

–Ай саен билгеләнгән тәртиптә һәм күләмдә профсоюзның членлык взносларын түләп барырга.

Министрлыкның профсоюзына керү өчен гариза тутырырга һәм аны түбәндәге адрес буенча тапшырырга кирәк: Казан ш., Волгоград ур., 47, 606 кабинет.

Татарстан Республикасы оешмасы Бөтенроссия профсоюз хезмәткәрләре дәүләт һәм иҗтимагый хезмәт күрсәтү учреждениеләре турында тулырак мәгълүмат белән түбәндәге сылтама буенча таныша аласыз http://www.prgu-tatarstan.ru

Соңгы яңарту: 2019 елның 27 июне, 11:22

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International