ЯҢАЛЫКЛАР


18
апрель, 2024 ел
пәнҗешәмбе

18 апрельдә Минзәләнең халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең гаиләгә һәм балаларга ярдәм бүлеге белгечләре мини-футбол буенча турнир үткәрделәр.

17 апрельдә Татарстанның Биектау районында Компьютер белеме буенча бөтенроссия чемпионатының муниципаль этабы узды. Җиңүчеләр арасында «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгенең социаль хезмәт алучылары да бар.

Ата-аналарга вакытында ярдәм итү, аларның балалар–ата-аналар мөнәсәбәтләре мәсьәләләрендә компетентлылыгын арттыру, балигъ булмаганнарның яшүсмерлек чоры үзенчәлекләрен аңлау максатларында Казанның Совет районы буенча гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм бүлеге белгечләре «Безнең арада» программасын эшләделәр. Ул социаль хезмәт алучы ата-аналар, шул исәптән социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләр белән эшләүне күздә тота.

Татарстан Республикасы Хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министрлыгы предприятие һәм оешма хезмәткәрләренең күпсанлы мөрәҗәгатьләренә җавап итеп хәбәр итә.

Яз җитү белән, Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында «Гарденотерапия» технологиясе кысаларында эшләүгә зур игътибар бирелә. Хезмәт буенча инструктор Наталья Котова җитәкчелегендә яшәүчеләр чәчәк һәм яшелчә үсентеләре үстерәләр.

Балалар һәм яшүсмерләр арасында хокук бозуларны профилактикалау кысаларында Минзәлә районындагы «Умырзая» балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә тәрбияләнүчеләр җирле полиция бүлегендә булдылар һәм районның хокук саклау органнарының ничек эшләвен белделәр.

Россиядә Гаилә елына багышланган чаралар кысаларында Тукай районының «Шәфкать» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге белгечләре көндезге тору төркеме өчен китапханәгә экскурсия оештырдылар.

Яр Чаллы шәһәренең «Ышаныч» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәгендә социаль хезмәт алучылар һәм аларның гаилә әгъзалары талантлы якташлары, шагыйрь, рәссам Хәмит Латыйпов белән очраштылар.

Укучыларны киләчәк һөнәр сайлауга әзерләү максатыннан 16 апрельдә Биектау районының «Өмет» халыкка социаль хезмәт күрсәтү комплекслы үзәге психологы «Һөнәр алу юллары» дигән төркемле дәрес үткәрде. Анда 14 балигъ булмаган бала катнашты.

Санитар культураны күтәрү, авыруларны профилактикалау, сәламәт яшәү рәвеше турында белем тарату максатларында Татарстан Республикасында Гигиена һәм эпидемиология үзәгенең Түбән Кама филиалының гомуми гигиена буенча табибы Гөлназ Сатдарова Спас өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йорты хезмәткәрләре белән укулар үткәрде.


ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International