Яп Чаллыда вакантлы эш урыннары ярминкәсе узды

2017 елның 25 августы, җомга

2017 елның 24 августында буш эш урыннары ярминкәсе үтте, аның эшендә мәшгульлек үзәгендә теркәлгән гражданнар белән беррәттән, эш табарга теләүчеләр дә катнашты.

Чараның максаты – эшкә керергә ярдәм итү, буш эш урыннары турында мәгълүмат алуны киңәйтү, мәшгульлек үзәге күрсәткән хезмәтләрне халыкка якынайту, аларның сыйфатын һәм куллану мөмкинчелеген арттыру.

Ярминкәнең эшендә шәһәрнең 12 оешмасыннан кадрлар белән эшләүче белгечләр катнашты, шулар арасыннан ПАҖ “КАМАЗ” Логистик үзәге, АҖ “КМК “ТЭМПО”, ПАҖ “КАМАЗ” ПРЗ, “Татарстан почтасы Федераль почта – элемтә хезмәтенең Яр Чаллы районара почтамты, Коммерция булмаган автоном социаль ярдәм күрсәтү оешмасы “Булышу”, ПАО МТСның ТРдагы филиалы һәм башкалар.

Эш бирүчеләр барлыгы 157 вакантлы эш урыны тәкъдим иттеләр: хезмәтне саклау, техника һәм янгын куркынычсызлыгы буенча инженер, әйдәп баручы технолог, әйдәп баручы инженер-конструктор, киоскер, хат ташучы, социаль хезмәткәр, аш пешерүче, автомобиль йөртүче, слесарь-ремонтчы, көйләүче, тикшерүче, МСР слесары, токарь, укчы, тимерче-штамплаучы, слесарь-сантехник, келәтче, термист, стропальщик, аш бүлмәсе эшчесе һәм башкалар.

Моннан тыш ярминкәгә килүчеләргә Яр Чаллы шәһәре мәшгульлек үзәгенең буш эш урыннары тупланмасы тәкъдим ителде. Бүгенге көндә анда барлыгы 5600 буш эш урыны теркәлгән.

Ярмикәгә барлыгы 131 кеше килде, шуның 23нә ярминкәдә катнашкан оешмаларның вакантлы урыннарына эшкә керү өчен юллама бирелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International