Шушы көннәрдә Түбән Кама "Балкыш" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында "Уеннар көне" чарасы уздырылды.
Беренче булып учреждениедә "Лего" балалар конструкторыннан кул эшләнмәләре конкурсы узды. Аннан соң, спорт уеннары оештырылды, анда балалар бадминтон уйнарга өйрәнде, скакалкада сикерде.