Азнакай районында инвалидларны эшкә урнаштыру мәсьәләсе турында фикер алыштылар

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Бүген Азнакай муниципаль районында  эш бирүчеләр катнашында инвалидларны эш белән тәэмин итү, инвалидларны тернәкләндерү программасын тормышка ашыру, сәламәтлеге чикләнгән гражданнарның мәшгульлегенең сыйфатын күтәрү, хезмәт турындагы законнарны саклау мәсьәләләре буенча киңәшмә булып узды.

Очрашу барышында Азнакай муниципаль районында хезмәт базарының торышы,  сәламәтлеге чикләнгән гражданнарны эшкә урнаштыру динамикасы тәкъдим ителде. Шулай ук катнашучылар инвалид гражданнар өчен мәшгульлек үзәге тарафыннан курсәтелә торган дәүләт хезмәтләре белән танышып уздылар.

Очрашу барышында әлеге юнәлешләрдә килеп туган проблемаларны чишү һәм аларны хәл итү юллары турында фикер алышынды, эш бирүчеләргә практик киңәшләр бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International