Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге һөнәри юнәлеш бирү эшен дәвам итә

2017 елның 7 августы, дүшәмбе

Шушы көннәрдә Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре М. Җәлил исемедәге балалар сәламәтләндерү лагерында һөнәри юнәлеш бирүче уен-викторинасы үткәрде.

Чара яшүсмерләрнең иҗади потенциалын киңәйтү, аларның һөнәрләр дөньясы турында белем арттыру, иҗади активлыгын үстерүгә юнәлдерелгән иде. Викторинада 86 кеше катнашты.

Уеннар барышында балалар иҗади мәнфәгатьләре буенча үз командасын булдырды, һөнәрләр турында табышмакларга җавап бирде, "Крокодил" иҗат конкурсында катнашты.

Чара нәтиҗәләре буенча "Йолдыз" командасы җиңү яулады, шәхси зачетта Георгий Кудосов беренче урынны алды. Актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International