Эльмира Зарипова Лаешта гражданнар кабул итте

2017 елның 4 августы, җомга

Бүген Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова Лаеш районында гражданнарны кабул итте.

Хезмәт министрлыгы җитәкчесе белән очрашуга студентлар, өлкән яшьтәге гражданнар һәм эш бирүчеләр килде. Барлык куелган сорауларга да компетентлы җаваплар бирелде.

Гражданнарны кабул итү тәмамлангач, Эльмира Зарипова Лаеш "Алтын көз" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге бинасында капиталь ремонт үткәрү барышы белән танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International