Түбән Кама "Балкыш" социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен юл хәрәкәте кагыйдәләрен кабатлау буенча "Юл әлифбасы" дип исемләнгән мавыктыргыч чара үткәрелде.
Педагоглар тагын бер тапкыр балаларга юлларда игътибарлы булурга кирәклеген искә төшерде.
"Балалар юл хәрәкәте кагыйдәләрен сакларга сүз бирде", - дип сөйли тәрбияче Лидия Белоусова.