Түбән Кама “Балкыш” балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр тәрбиячеләре Галина Нырова һәм Елена Паранина белән бергә Габдулла Тукай паркында булдылар.
Тәрбияләнүчеләр балалар мәйданчыгында уйнады, парк буйлап йөрде. Приют карамагындагы балалар Габдулла Тукай әсәрләре буенча куелган сынлы сәнгать әсәрләре белән дә танышты.