Кичә, 27 июльдә, "Салют" балалар сәламәтләндерү лагеренда Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре шәһәр чаралар үткәрүчесе Влад Борисов белән бергә "Минем һөнәрем – минем карьера" һөнәри юнәлеш бирүче очрашу оештырды.
Башта алып баручы балаларны һөнәрләр дөньясы белән таныштырды, аннары табышмаклар һәм ребуслар чишергә тәкъдим итте.
Моннан тыш, халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре "Минем яраткан һөнәрем" исемле рәсемнәр конкурсы оештырды.