Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында гарденотерапия буенча практика активлаша.
Әлеге технологияне инвалидлар интернат-йорты белгечләре инде күптәннән гамәлгә кертткән.
Гарденотерапия дәресләре үткәрү өчен учреждение территориясендә теплица бар, анда ел дәвамында социаль хезмәт алучылар чәчәк, яшел тәмләткечләр, яшелчәләр үстерә. Гарденотерапия дәресләре яшәүчеләрнең социаль активлыгын саклауда ярдәм итә, шәхси потенциалын үстерә.