Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән "түгәрәк өстәл" узды

2017 елның 14 июле, җомга

14 июльдә Яшел Үзән районы халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә эш бирүчеләр белән түгәрәк өстәл форматында киңәшмә узды.

Әлеге чарада Яшел Үзән районы түбәндәге эш бирүчеләр булды: ШЭ Тимергалеев Ф. Р., "Шопоголик.ру Фэшн" ҖЧҖ, "Красная шапочка" Балалар бакчасы, "Малыш" Балалар бакчасы, №4 Урта гомуми белем бирү мәктәбе һәм башкалар.

Очрашу кысаларында һөнәри стандартлар нигезендә вакансияләрнең хезмәт функцияләре, эшкә алу шартлары, халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итү мәсьәләләре каралды.

Чара ахырында барлык катнашучыларга да халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мәгълүматы тупланган буклетлар өләштеләр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International