“Өмет чаткысы” үзәге карамагындагылар туган як тарихы белән танышты

2017 елның 17 июле, дүшәмбе

ТАССРның  100 еллыгына багышланган чарарлар  үткәрү кысаларында Арча “Өмет чаткысы” тернәкләндерү үзәгенә йөрүче балалар “Казан арты” этнографик музеенда булдылар. Анда туган як тарихы өйрәтү буенча бик кызыклы күргәзмә  оештырылган иде.

Балалар биредә тарихи экспонатлар белән танышты. Гади крестьянның көнкүреше   һәм яшәү рәвеше никадәрле авыр булуын, аларның гаиләсе нинди тормышта яшәүләренең, авыл хуҗалыгында кулланган эш корралын курде. Шул заманның байракларын шулай ук кызыксынып карады.

Тәрбияче Мусолямова Фания Саматовна   әйтүенчә,  мондый чаралар үткәрү, баларда туган як тарихы өйрәнүгә кызыксыну уятуда, аларның белемнәрен киңәйтүтә зур тәрбия чарасы булып тора.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International