“Шатлык” приюты карамагындагылар яңа һөнәргә өйрәнә

2017 елның 11 июле, сишәмбе

“Шатлык” приютында “Үзем булдырам” юнәлешен гамәлгә ашыру буенча мәктәп яшендәге балалар белән “Эш өчен косынкалар” темасына түгәрәк булып узды.

Түгәрәкнең максаты косынканы теккәндә белем һәм күнекмәләрне формалаштыру, балаларда хезмәт сөючәнлек, игътибарлылык тәрбияләү.

Бу түгәрәк балаларда хезмәт эшчәнлеген формалаштыруда уңай йогынты ясады. Чара барышында тәрбияләнүчеләрнең тәрбияче белән уңай мөнәсәбәте күренде. Алар бер темпта эшләде. Гадәти булмаган түгәрәк балаларның игътибарын һәм активлыгын арттырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International