Тукай комплекслы үзәге белгечләре гаилә кыйммәтләрен тәрбияләүдә эш алып бара

2017 елның 7 июле, җомга

Тукай "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көненә багышланган чара үткәрде. Чарада төрле категория гаиләләреннән балигъ булмаган балалар катнашты.

Чараның максаты – үсеп килүче буында гаилә әгъзаларына мәхәббәт һәм хөрмәт тәрбияләү.

Белгечләр балаларны бәйрәмне килеп чыгу тарихы белән таныштырдылар, мультфильм күрсәттеләр. Балалар бик теләп сорауларга, табышмакларга җавап бирделәр, үз гаиләсе турында сөйләделәр.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International