Бөгелмә "Ялкын" балалар һәм яшүсмерләр өчен социаль приютында гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан тәрбияләнүчеләр мавыктыргыч формада бәйрәм һәм аның символы тарихы белән таныштылар.
Моннан тыш, чара барышында балалар бәйрәмнең символы – ромашка ясадылар.
Бәйрәм азагында яшүсмерләр мәктәпкәчә төркем балаларына “Шалкан” рус халык әкиятен сәхнәләштереп күрсәтте.