Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне уңаеннан Алабуга "Ышаныч" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге белгечләре балалар һәм ата-аналар өчен чара үткәрде.
Чараның максаты булып балалар һәм өлкәннәрне бәйрәмнең традицияләре һәм гореф-гадәтләре белән таныштыру торды.
Чара башында открыткалар ясау буенча мастер-класс оештырылды. Аннары балалар әңгәмәдә катнашты. Ахырда квест-уены узды.
Оештыручылар һәм катнашучылар уңай эмоцияләрдә калды, татлы призлар алды.