"Бергә булдырабыз" Республика проекты кысаларында "Балкыш" балалар өчен социаль приютында тәрбияләнүчеләр өчен һөнәри юнәлеш бирү экскурсия оештырылды.
Республика кан үзәк хезмәткәрләре приют карамагындагы балаларга эш кабинетлары, табиблар, лаборатория белән таныштырды. Балалар кем донор була ала һәм ни өчен бу кирәк сораулары бирде.