Балалар һәм өлкәннәрне буш вакытта эш белән тәэмин итү эшен оештыру кысаларында Түбән Кама "Веста" гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге социаль эш буенча белгече Ирина Грошева № 44-45 микрорайон СТОСы рәисе Наталья Булатова белән берлектә"Ишегалды бәйрәме – кече сабантуй" чарасы оештырды.
Бәйрәмнең максаты булып кешелек кыйммәтләрен тәрбияләү, Ватанга мәхәббәт, табигатькә, кешеләргә карата ихтирам, башка милләтләр, халыкларга толерантлык, хезмәт сөючәнлек, намуслылык, игелеклек тәрбияләү торды.
Шулай итеп, балалар биеде, җырлады, Олимпия викторинасының сорауларына җавап бирде, хәрәкәтле уеннар уйнады.