Янгыннарда балаларның һәлак булуын кисәтү максатыннан Арча “Мәрхәмәтлек үзәге”нең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлеге белгечләре социаль-куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең яшәү урыннары буенча өйләренә йөрүне даими рәвештә гамәлгә ашырып бара.
Өйләргә йөрүнең максаты - әти-әниләрне зарарлы гадәтләрдән баш тартырга һәм үзләренең балигъ булмаган балалары өчен уңай һәм куркынычсыз шартлар тудыруны мәҗбүр итү булып тора. Барлык гаиләләр белән дә тормыш-көнкүрештәге янгын куркынычсызлыгы чараларын төгәл үтәү буенча аңлату эшләре алып барыла һәм аларга истәлек һәм буклетлар тапшырыла.