Россия көнен бәйрәм итү кысаларында Баулы "Шәфкать" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәге социаль педагогы Агафья Хаертдинова балалар рәсеме конкурсы оештырды. Конкурста "Гаилә" социаль приютында тәрбияләнүчеләр катнашты.
Конкурсның максаты – балаларда патриотизм һәм горурлык хисләре тәрбияләү.
Шулай ук балалар өчен Баулы шәһәре туган якны өйрәнү музеена экскурсия оештырылды. Экскурсовод балаларга Баулы шәһәре барлыкка килүе, шәһәр гербы һәм гимны турында сөйләде.