Традиция буенча җәйнең беренче көнендә Алабуга “Астра” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә мөмкинлекләре чикле балалар өчен "Карлсонда кунакта" дип исемләнгән бәйрәм чарасы оештырылды.
Чара кысаларында иҗади мастер-класс, конкурс, җыр-биюләр үткәрелде.
Балаларны котларга Алабуга шәһәр советы Депутаты Корнилова И. В., Алабуга шәһәре социаль яклау бүлеге җитәкчесе Прохорова С. В., "Орхидея" коллективы, Алабуга шәһәре 5 нче шәһәр китапханәсе, "Такси - Супер" коллективы килде.