Мамадыш "Кайгырту" үзәге белгечләре гаилә бәйрәме оештырды

2017 елның 2 июне, җомга

Мамадыш "Кайгырту" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсе белгечләре социаль-тернәкләндерү бүлеге базасында бәйрәм чарасы үткәрде. Чарада аз тәэмин ителгән, күп балалы һәм инвалид бала тәрбияләүче гаиләләр катнашты.

Балалар өчен конкурслар һәм призлар белән зур күңел ачу программасы әзерләнгән иде. Ата-аналар исә сенсор бүлмәсендә релаксация сеансы үтте. Соңрак, чүлмәк ясау остаханәсендә кызыл балчыктан төрле әйберләр ясау буенча дәрес узды.

Ахырда чакырылган балаларга Гаянов ШЭ һәм Мамадыш районында балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау буенча иганәчеләрдән бүләкләр тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International