"Наркотикларсыз тормыш" халыкара акциясе кысаларында Яшел Үзән халыкны эш белән тәэмин итү үзәгенең мобиль офисы "Большие Ключи" тернәкләндерү үзәгенә бады.
Тернәкләнү курсы узучы гражданнарга халыкны эш белән тәэмин итү хезмәте белгечләре Яшел Үзән шәһәренең предприятиеләре һәм оешмаларында булган вакансияләр, эшсез гражданнарны ихтыяҗ булган һөнәрләр буенча укыту турында сөйләделәр.
"Очрашуда катнашучылар эш эзләү һәм эшкә урнашуга бәйле сораулар бирде", - дип билгеләде халыкны эш белән тәэмин итү үзәге хезмәткәрләре.