Бөгелмә "Яңарыш" мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге карамагындагылар Третьяков галереясына виртуаль сәяхәт кылды.
Әңгәмә барышында балалар рәсем сәнгатенең төрле жанрларын билгеләргә өйрәнде: пейзаж, натюрморт, абстракт композицияләр.
"Һәр катнашучы үзен рәссам ролендә хис итә алды. Чөнки нәкъ менә уңай мәнфәгатьләр формалашканда, изге хисләр һәм әхлакый гамәлләр туа", - дип сөйли тәрбияче Елена Косолапова.