“Наз” үзәге карамагындагылар Тукай музеенда булды

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

2017 елның 23 маенда “Социаль туризм” программасы кысаларында социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә тернәкләнү узучы мөмкинлекләре чикле кешеләр hәм пенсионерлар Татарстан респубикасының Арча районы “Г.Тукайның дәүләт әдәби мемориаль музей комплексына” сәяхәт кылды.

Өлкәннәргә музейда куелган сыннар, Тукай тормышын тасвирлаган күп төрле материаллар, фоторәсемнәр, төрле-төрле экспонатлар белән танышу тарихи истәлекләрне барларга мөмкинлек бирә.

Бинаның беренче катында Тукайның иртәрәк язган язма әсәрләре, архивтан алынган фотоматериаллар һәм революциягә кадәр эшләнгән открыткалар урнаштырылган. Икенче  катында халык язучысының иҗатын дәлилләүче оста һәм рәссамнарның бизәлгән сәнгать иҗаты урын алган. Г Тукайның язмаларында аңлашылганча, Кырлай истәлекләре турында язган шигырләрендә аның туган җиргә, халкына булган ярату хисләре чагыла. “Кырлай минем күзләремне ачты” ,- диеп яза ул.

Сәяхәт ахырында тернәкләнүчеләр музей хезмәткәрләренә теләк, тәкъдимнәрен һәм рәхмәтләрен юллады.

Әлеге чаралар инвалидларның  һәм пенсионерларның социаль активлыгын  һәм аралашу мөмкинлеген арттыра.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International