Әлмәттә инвалидларны эшкә урнаштыру хакында фикер алыштылар

2017 елның 29 мае, дүшәмбе

Узган җомга көнне, 26 майда Әлмәт районында “Эшкә яраклы яшьтәге инвалидларны эшкә урнаштыру” темасына халыкны эш белән тәэмин итүдә ярдәм итү буенча Координацион комитетының чираттагы утырышы узды.

Чара башында Әлмәт халыкны эш белән тәэмин итү үзәге Минсәгыйть Насертдинов хезмәт базарындагы хәл, эшкә яраклы инвалидларны эш белән тәэмин итү турында мәгълүмат белән чыгыш ясады.

Аннары инвалидны эшкә алмаган очракта эш бирүченең җаваплылыгы турында Әлмәт шәһәре прокуроры ярдәмчесе Фәнис Минһаҗев сөйләде.

Чара ахырында инвалидларны эшкә урнаштыру квотасын үтәгән эш бирүчеләргә Әлмәт эш белән тәэмин итү үзәге директоры рәхмәт хатлары тапшырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International