Яр Чаллыда балалар рәсем конкурсына йомгак ясадылар

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Яр Чаллы “Кояшкай” мөмкинлекләре чикләнгән балалар һәм яшүсмерләрне тернәкләндерү үзәге Дәүләт автономияле социаль хезмәт күрсәтү учреждениясенә кунаклар килде.

Биредә кунаклар “Балалар дөньясы” исемле рәсемнәр конкурсы нәтижәсен уздырды. Жюри составында Яр Чаллы шәһәре пенсия фонды җитәкчесе Э.Р.Фәттахов, социаль яклау идарәсе җитәкчесе Г.М.Каширина һәм башкалар булды. 

Конкурста 200 бала катнашты, алар үзәктән, шәһәр коррекция мәктәпләре, Алабуга “Астра” тернәкләндерү үзәге, 1нче рәсем мәктәбеннән булдылар. 1нче июньдә җиңүчеләргә бүләкләр тапшыралачак, барлык катнашкан балалар һәм аларның ата-аналары өчен зур бәйрәм уздырылачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International