Менделеевскида дәгъва кылучыларга 32 юнәлеш бирелгән

2017 елның 25 мае, пәнҗешәмбе

Менделеевск халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре сугыш һәм хезмәт, кораллы көчләр һәм хокук саклау органнар ветераннары Советы бинасында узган вакансияләр ярминкәсендә йомгак ясады.

Чарада «Химзавод им.Л.Я.Карпова» АҖ, «Менделеевсказот» ҖЧҖ, "Кама-Сакс" ҖЧҖ, "Медиа Технологияләр" ҖЧҖ, "МегаТрон" ҖЧҖ, "Камаз" ААҖ, "Содексо ЕвроАзия" ҖЧҖ вәкилләре катнашты.

Дәгъва кылучыларга 237 эш урыны тәкъдим ителде, алар арасында аппаратчик, электрогазосварщик, инженер-технологлар, арматурщик, стропальщик, машина йөртүчесе, табиб, хезмәт урыннары җыештыручы һәм башкалар булды.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсендә 70тән артык кеше булды, алга таба эшкә урнашу өчен 32 юнәлеш бирелде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International