Чистай "Юлдаш" өлкәннәр һәм инвалидлар өчен интернат-йортында Халыкара гаилә көненә багышланган чаралар узды.
11 май көнне интернат-йорт карамагындагылар психолог белән берлектә фотоколлаж ясады. 12 майда документаль фильм күрсәтү оештырылды.
15 май көнне "Безнең тату гаилә" дип исемләнгән чара узды. Биредә катнашучылар җырлар җырлады, мәзәкләр сөйләде.
18 майда спорт уены узды. Волонтерлар Чистай медицина училищесы студентлары белән берлектә "Лидер" спорт мәйданчыгында спорт ярышлары үткәрде.