Лаеш мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәгендә " Халыкара гаилә көненә багышланган социомәдәни чара узды.
Үзәк белгечләре бәйрәм программасы әзерләде. Ата-аналар белән балалар бәйгеләр, викториналарда актив катнашты.
Оештыручылар билгеләгәнчә, мондый бәйрәмнәр ата-аналарга үзләренең балалары белән актив рәвештә хезмәттәшлек итәргә мөмкинлек бирә.