Халыкара гаилә көне уңаеннан Бөгелмә халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре мәктәп укучылары һәм ата-аналар өчен һөнәри юнәлеш бирүче чара үткәрде.
Әйтик, яшүсмерләр арасында Голланд методикасы буенча тестлар язу үткәрелде. Ата-аналарга белгечләр һөнәри юнәлеш бирү эше турында сөйләде.
Катнашучылар игътибарына хезмәт базарындагы хәл, бүгенге көндә кирәкле һөнәрләр турында мәгълүмат тәкъдим ителде.
Барлыгы чарада 40 кеше катнашты.