Агымдагы елның май аенда Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең социаль-тернәкләндерү бүлекчәсендә "Җиңү Көне" дип исемләнгән күргәзмә оештырылды.
Күргәзмәдә бисердан эшләнгән кул эшләнмәләре, ваза, бәйләнгән, чигелгән әйберләр тәкъдим ителде.
Шуны да әйтергә кирәк, хезмәт инструкторы Ләйсән Кабирова җитәкчелегендә тернәкләнү курсы узучы өлкән яшьтәге гражданнар төрле технологияләр буенча кул эшләнмәләре эшләргә өйрәнә.