Иртәгә, 5 май көнне Татарстан Республикасы хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова "Эфир" телеканалының "Тема" тапшыруы кунагы булачак.
Очрашу темасы якынлашып килүче бәйрәмгә багышланачак. Эльмира Зарипова Бөек Ватан сугышы ветераннарына социаль ярдәм чаралары, шулай ук республикада Бөек Җиңүнең 72 еллыгына багышланган чаралар турында сөйләячәк.
Чыгышны турыдан-туры эфирда 19.40 – 20.00 сәгать интервалында карарга мөмкин булачак.