Республика предприятияләре тоткарланган хезмәт хакы бурычын кайтарды

2017 елның 4 мае, пәнҗешәмбе

Халыкның тормыш дәрәҗәсен арттыру, хезмәт, чит ил хезмәткәрләрен җәлеп итү мәсьәләләре буенча Республика комиссиясе катнашлыгы ярдәмендә эш бирүчеләр хезмәткәрләренә бурычларын кайтаруын дәвам итә.

Шулай итеп, республикада хезмәт хакы бурычын кайтару 13 974,7 мең сумга кимеде. Әлеге сумманы агымдагы елның апрель аенда Биектау, Югары Ослан, Әлмәт, Чистай, Азнакай районнары һәм Казан шәһәре предприятияләре 868 хезмәткәренә кайтарды.

Шушы предприятияләр арасында “Ремарка” ҖЧҖ (616 мең сум бурычын 184 хезмәткәренә түләде), «Эко-Развитие» ҖЧҖ (3309 мең сум бурычын 12 хезмәткәренә түләде), «Инвестиционно-холдинговая компания «Татгазинвест» ЯАҖ (4992 мең сум бурычын 51 хезмәткәренә түләде) һәм башкалар.

Билгеләп үтик, вакытында хезмәт хакы түләмәүче оешмалар белән эшчәнлек дәвам итәчәк.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International