Менделеевск “Өмет Яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышында Җиңүнең 72 еллыгына багышланган фотокүргәзмә оештырды.
Күргәзмә өчен үзәк хезмәткәрләре Бөек Ватан сугышы ветераннарының шәхси архивларыннан фотопортретларын алып, стендта урнаштырды.
Шунысын да әйтергә кирәк, бүгенге көндә Менделеевск районында 14 сугышта катнашучы һәм 2 балигъ булмаган фашист концлагерьларының әсире яши.