Кичә Әлмәттә Чернобыльдагы авариягә 31 еллыгы уңаеннан тантаналы митинг узды.
Чарада Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе Подовалов А.Н., Әлмәт муниципаль районында гадәттән тыш хәлләр министрлыгының идарә башлыгы Грезнев В. А., Әлмәт район бүлеге "Чернобыль" Союзы рәисе Никитин Р. П., һәлак булучыларның тол хатыннары, аларның туганнары, студентлар, мәктәп укучылары һәм башкалар катнашты.
ЧАЭСендә катнашучыларны Политехник техникумы ашханәсендә хөрмәтләделәр һәм бүләкләр тапшырдылар.