"Ышаныч" тернәкләндерү үзәге игелекле эшләр эстафетасына кушылды

2017 елның 26 апреле, чәршәмбе

"Язгы игелек атнасы" акциясе кысаларында Яшел Үзән “Ышаныч” мөмкинлекләре чикле балалар һәм яшүсмерләр өчен тернәкләндерү үзәге белгечләре медицина училищесының "Волонтер" клубы катнашында “Чиста тәрәзәләр” дигән акция оештырды.

18 апрель көнне Яшел Үзән милли туган якны өйрәнү китапханәсе хезмәткәрләре үзәк караамгындагылар өчен татар әкиятләре буенча әңгәмә һәм викторина үткәрде.

20 апрель "Дуслык Көне"ндә Яшел Үзән 7 нче мәктәбе волонтерлары "Ышаныч" үзәгендә мавыктыргыч концерт оештырды.

21 апрель көнне үзәктә уен программасы рәвешендә экологик викторина узды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International