Бүген, 26 апрель көнне Кукмара "Тылсым" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгендә Чернобыль фаҗигасына юлыкканнар һәм һәлак булганнарның тол хатыннары белән белән очрашу үткәрелде.
Чара түгәрәк өстәл рәвешендә узды. Биредә Кукмара муниципаль районының социаль яклау бүлеге, пенсия фонды, социаль иминият фонды вәкилләре белән очрашу узды.