"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы” акциясе кысаларында Казан шәһәре Совет районы халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең гаилә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү бүлекчәсендә китаплар көненә багышланган чара узды.
Дәрес барышында балигъ булмаганнар белән әңгәмә үткәрелде. Өй эше сыйфатында укучыларга "Без бөтен гаиләбез белән укыйбыз" дип исемләнгән фоторәсемнәр конкурсы өчен рәсем ясарга тәкъдим ителде.