"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясе һәм экология елы кысаларында Алабуга "Яңа йорт" социаль приютында тәрбияләнүчеләр 10 нчы урта гомуми белем бирү мәктәбендә экологик әкият күрсәтте.
Чараның максаты булып балаларда экологик караш формалаштыру, табигатькә сак караш тәрбияләү торды.
Чара ахырында балалар сенсор бүлмәсендә булды, кәрзин ясау буенча мастер-класста катнашты һәм мөмкинлекләре чикле балаларга бүләкләр тапшырды.