Буа "Гармония" үзәге белгечләре язгы игелек атналысы кысаларында өлкәннәргә ярдәм күрсәтте

2017 елның 25 апреле, сишәмбе

"Язгы игелек атнасы – игелекле эшләр эстафетасы" иреклеләр акциясен тормышка ашыру кысаларында Буа "Гармония” халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәт күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре "Игелекле эшләр көне" акциясендә катнашты.

Акция кысаларында 58 социаль хезмәткәр өлкән яшьтәге гражданнарга хуҗалык буенча ярдәм күрсәтте.

Чара барышында 1 Бөек Ватан сугышы ветераны инвалиды, 6 Бөек Ватан сугышында катнашучы, 80 тыл хезмәтчәне һәм Бөек Ватан сугышында катнашучыларның 17 тол хатынына ярдәм күрсәтелде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International