Россия дәүләт социаль университетында "Социаль эш" юнәлеше буенча IX Бөтенроссия студентлар олимпиадасы узды. Әлеге чарада Россиянең 24 субъектыннан 25 команда катнашты.
Казан ДМУтын социаль хезмәт, югары шәфкать туташы факультеты студентлары командасы яклады.
Олимпиада барышында интеллектуаль һәм иҗади конкурслар үткәрелде. Нәтиҗәләре буенча Казан ДМУ командасы 2 нче команда урынын яулады.