Менделеевск районында заманында фашист төрмәләре тоткыны булган ике әсир гомер итә.
Менделеевск "Өмет яры" халыкка социаль хезмәт күрсәтү үзәгенең өйдә социаль хезмәтләр күрсәтү бүлекчәсе хезмәткәрләре фашист концлагере әсире Чаговский Михаил янына барды.
Очрашу кысаларында Михаил Константинович үзенең балачак хәтирәләре белән уртаклашты, Бөек Ватан сугышы чорындагы тормышы һәм сугыштан соңгы көннәре турында сөйләде.