Республика башкаласында эш урыннары ярминкәсе узачак

2017 елның 10 апреле, дүшәмбе

2017 елның 12 апрель көнендә Казан шәһәре халыкны эш белән тәэмин итү үзәге белгечләре һәм эш бирүчеләр эш эзләүче гражданнарны вакантлы эш урыннары ярминкәсендә көтәчәк.

Ярминкәдә 52 предприятие катнашачак, шул исәптән "Россия ФПС Махсус идарәсе ГТХМ №35", "Казан төгәл машина төзү заводы", "АК Барс медицина" ҖЧҖ, "КПАТП-1" ААҖ, шулай ук пенсия фонды вәкилләре дә булачак.

Вакантлы эш урыннары ярминкәсе 10.00-14.00 сәгатьтә Петербург ур., 52 адресы буенча узачак.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International