Халыкара Даун синдромы белән авырган кешеләр көнендә "кояшлы" балалар һәм аларның әти-әниләрен Кукмара "Мәрхәмәт" тернәкләндерү үзәгенә социомәдәни чарага чакырдылар.
Очрашу Даун синдромы белән авырган балалар башкаруында концерт номерлары белән башланып китте. Биредә шулай ук, әти-әниләр өчен шигырьләр укылды, җырлар башкарылды.
Моннан тыш, чара кысаларында капроннан чәчәкләр ясау буенча мастер-класс оештырылды.