"РТЮ" ААҖ филиалы зәйлеләргә вакантлы эш урыннары тәкъдим итте

2017 елның 24 марты, җомга

Узган чәршәмбе, 22 март көнне Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә "РТЮ" ААҖ филиалы вәкилләре эш бирүче көне үткәрде.

Эшсез һәм эш эзләүче гражданнарга 30 эш урынына тепловоз машинист ярдәмчесе һәм 24 эш урынына локомотивка хезмәт күрсәтү буенча эшче кебек вакансияләр тәкъдим ителде.

Барлыгы ярминкәгә 26 кеше килде, шуларның 7се халыкны эш белән тәэмин итү үзәкләрендә эшсез гражданнар буларак теркәлгән. 11 кешегә алга таба эшкә урнашу өчен юллама бирелде.

Шунысын да әйтергә кирәк, хезмәткәрләр туплау дәвам итә, бөтен кирәкле мәгълүматны Зәй халыкны эш белән тәэмин итү үзәгендә 8 (85558) 71543 телефон номеры буенча алырга була.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International